Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Ура, каникуллар!

Кышкы каникуллар - күп балаларның яраткан һәм күңелле чоры, Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар, очрашулар, кышкы уеннар чоры. Яңа ел каникуллары вакытында ял файдалы гына түгел, мавыктыргыч да булырга тиеш.Ял истә калсын һәм кышкы каникуллар вакытында мөмкин кадәр файдалы булсын өчен без балалар өчен чаңгыда шууны оештырдыкКитапханәче балаларга Кышкы уеннарның табигатькә файдасы турында сөйләде һәм саф һавада ешрак булырга чакырды. Балалар чаңгыда шудылар, төрле уеннар уйнадылар. Барысына да күңелле булды! Барлык балалар да канәгать калдылар.