Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сәнгатькә багышланган гомер" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең юбилей бенефисы

5 январь көнне Шушмабаш авылы мәдәният йөртында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткзре Ахметов Хәйдәр Гани улының 80 яшьлек юбилей бенефисы узды. Юбилярны котларга Арча мәдәният идәрәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов һәм башка кунаклар килгәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр Гани улына ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Китапханәче Локманова Г Х матур эчтәлекле программа төзеп, юбилярның тормыш юлы, хезмәте турында сөйләп видеоролик, күргәзмә тәкъдим итте. Юбилей бенефис https://www.instagram.com/rdk_arsk/ битендә онлайн форматта  дә барды.
Яңа елның беренче көннәрендә үк уздырылган юбилей тантанасы һәркем өчен иң истә калган, иң якты вакыйгаларның берсе булды. 

"Сәнгатькә багышланган гомер..." видеоролигы https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 / битендә дә тәкъдим ителде.