Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әй Яңа ел, яңа ел, хуш киләсең уз түрдән"

30 декабрь көнне Шекә авылында клуб белән берлектә "Әй Яңа ел, Яңа ел, хуш киләсең уз түрдән"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде.Китапханәче бәйрәмне матур шигырьләр, кызыклы уеннар белән алып барды. Бәйрәмгә кечкенә үгез-Яңа ел хуҗасы, Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар бабай  килде. . Ул көнне авылдашларыбыз белән саф һавада уйнадык, күмәк биюләр биедек, җырладык. Кичә уңай дулкында узды, барысы да өйләргә күтәренке кәеф белән  таралышты.