"Сугыш. Язмыш. Китапханә"
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында " Сугыш. Язмыш. Китапханә» туган якны өйрәнү конкурсы уздырды.
Конкурсның максаты-китапханәләрнең сугыш елларында тормышын һәм аларның җиңүгә керткән өлешен яктырту; мәгълүмати технологияләрне куллану нигезендә туган якны өйрәнү белемнәрен популярлаштыру һәм китапханәләрнең мәгълүмати ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Безнең китапханә бу конкурста катнашты һәм актив катнашкан өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.