Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Гадел булсаң, ил сөяр".

Безнең илдә коррупция дәрәҗәсе кимеми. Коррупциягә каршы көрәштә хакимият тырышлыгы гына да җитеп бетми дип әйтергә була. Бу проблема алга таба фикер алышу өчен дә бик актуаль булып кала бирә.Шуңа күрә кече мәктәп яшендәге укучыларда коррупциягә каршы караш булдырырга кирәк. Балаларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен, моңа әкиятләр ярдәмендә ирешү җиңелрәк. Чөнки балалар проблемалы әкиятләрне бик яраталар, әкият геройлары аша коррупция асылын аңлау нәтиҗәлерәк булачак. Шул максаттан, кече яшьтәге китап укучылар белән "Гадел булсаң, ил сөяр."темасына әдәби кичә уздырдык. Башта "Нәрсә яхшы, нәрсә начар"дигән уен уйнадык . Без бүләкләр бирүнең дә үз урыны һәм вакыты булуын аңлатырга тырыштык, «гадел — гаделсез» сүзләрен балалар телендә»аңлатырга тырыштык. Кәҗә турында коррупциягә каршы әкиятне, презентация ярдәмендә күрсәтеп сөйләп, без бергәләп әкият геройларының коррупциягә ничек карауларына нәтиҗә ясадык.Алар үз фикерләрен "зәңгәр" һәм " кызыл" төсләр ярдәмендә белдереп бардылар.Әкият геройларының гамәлләре мисалында балаларга КОРРУПЦИЯ начар, дип аңлатылды.!!!!!!!!!!!Соңыннан коррупция турында мәкальләр ярдәмендә мисаллар китерелде,рус халык әкиятләре "Гуси- лебеди", " Петух и бобовое зернышко", "Баба-Яга" искә алынды. Әкиятләрдәге гаделсез очракларны табып күрсәттеләр. Балаларны гадел булырга, Законны бозмаска,, коррупциягә каршы булырга кирәклеген аңлатырга тырыштык.!!!