Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Илебез батырлары". Мәгълүмати-танып-белү сәгате.

Ватан Геройлары көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен "Илебез батырлары"мәгълүмати-танып-белү сәгате узды. Чараны китапханәче Ватан Геройлары көнен гамәлгә кую аның тарихы белән таныштырудан башлады. Россия Геройлары, кайвакыт үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Бу кешеләрнең исемнәре, аларның батырлыгы турында истә тотарга кирәклеген искәртеп,Намус, тырыш хезмәт белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлы булуын аңлатып, , якташыбыз Габдрахманова Стелла Закиевна батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.Батырлыкларны сугыш вакытында гына түгел, тыныч вакытта да, өлкәннәр генә түгел, балалар да башкара алуың ,тормыш һәм сәламәтлек бәрабәренә ярдәм кирәк булган кешеләргә табышка ташланган , кече яшьтәге батырлар турында сөйләдек.
Балалар чарадан бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүматлар алдылар, шул исәптән геройларның безнең белән янәшәбездә булуын, патриотизм үрнәге булып торуын аңладылар.