Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Носов геройлары парады".Әдәби викторина.

IШекә авыл китапханәсе Н.Н. Носовның туган көненә һәм "Незнайка на Луне" китабы дөнья күрүгә 55 ел тулуга багышланган Халыкара Акциягә кушылды.  Укучыларны  китапка һәм укуга җәлеп итү, ил мәдәниятен саклап калуның һәм үстерүнең мөһим факторы буларак, аларда иҗат эшчәнлегенә мотивацияне үстерү максатыннан,  "Носов геройлары парады"исемле әдәби викторина уздырдык. Китапханәче укучыларга Н. Носова турында сөйләде, аның "Незнакайка на Луне" китабы басмага 55 ел тулу уңаеннан юбилей елы икәнен искәртеп, китап эчтәлеге буенча төзелгән буктрейлер карадык.Кичәнең икенче өлешендә укучылар Н.Носов әсәрләре буенча "Табылдыклар бюросы", "Әдәбият һәм математика", "Эрудит" конкурсларында үз белемнәрен сынап карадылар..Чара ахырында Н.Носовның китапларыннан өзекләр укылды.

Н. Носовның "Незнайка на Луне" әсәре буенча төзелгән буктрейлер https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә киң катлам укучыларга тәкдим ителде