Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без Сезнең белән..." Сәламәтлеге чикле укучыларга өйгә барып хезмәт күрсәтү

Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр, безнең укучылар арасында да бар. Аларның көндәлек тормышларына бер ямь өстәү максаты белән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче Василовлар гаиләсенә бардык. Гаилә башлыгы Фәридә апа, улы Зөфәр, оныгы Кәрим кызлары тәрбиясендә яшиләр.
Без килгәнгә сөнеп каршы алдылар алар безне. Фәридә апа китап укырга ярата, балаларына, оныкларына да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырыша ул, кечкенә Кәрим белән "Салават күпере" журналын да басылган әкият, шигырьләрне укыдык, Зөфәр белән "Ялкын" журналын карап яңаллыклар белән таныштырдым.
Рахимова Разия апа да 5 яшеннән инвалид калган, бүгенге көндә үзенең дә сәламәтлеге чикле кызы Әлфия апа, сәламәтлеге чикле оныгы Дамир белән яшиләр. Безнең китапханәнең актив укучылары алар.. Разия апа олы яшьтә булса да газет-журналларны көтеп ала, һәр яңаллык белән кызыксынып, укып бара.
Кечкенә Саматның да хәлен белергә бардым. 5 яшьтә генә булса да әкиятләр, шигырьләр укырга ярата ул. Бик матур итеп шигырьләр укып күрсәтте ул. Әнисе белән баланың сәламәтлеге турында сөйләштек.

Бу көнне барлыгы 8 укучымның хәлен белеп, алар белән эчкерсез сөйләшү һәм аңлашу алып бардык.