Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Изгелекнең чиге юк". Мәгълүмат сәгате

Кешелеклелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин югалып калмаган шәхесләр белән таныштыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Изгелекнең чиге юк" темасына мәгълүмат сәгате узды. Чараның беренче өлешендә, " изгелек" сүзенең мәгънәсен ачыклап, шәфкатьлелек, игелеклелек турында укучылар фикерен тыңладык. Декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы булуын искәртеп, тирә- ягыбызда яшәүче, ярдәмгә мохтаж кешеләргә игътибарны тагында арттырырга кирәклеген, татар халык мәкалләре нигезендә аңлаттык.
Икенче өлештә " Язмышларга буйсынмас җаннар" китап күргәзмәсе аша, сәламәтлеге чикле булып та, тормышта югалмаган шәхесләребез турында сөйләдек. Чара ахырында укучылар бу шәхесләргә хас сыйфатларны барлап, Фәнис Яруллин шигырьләрен укыдылар. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алыштык.