Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Язмышларга буйсынмас җаннар" Китап күргәзмәсе.

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Китапханәбездә эшләүче "Язмышларга буйсынмас җаннар" китап күргәзмәсендә
яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы газет- журналларда басылган мәкаләләр дә урын алган. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. Күргәзмә 1.12.20-10.12.20 көннәрендә эшли. Рәхим итегез!