Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

""Билгеле бер тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре». Мәгълүмат сәгате.

Тормыш иминлеге нигезләре , гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм гражданнарның хәбәрсез югалуына юл куймау максатыннан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә ""Билгеле бер тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына яшьләр белән мәгъүмат сәгате уздырды. Чараның максаты : гражданнарның билгесез югалу очракларын булдырмау, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру. Чара барышында китапханәче хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләкмәс өчен нәрсә белергә кирәк, табигать тирәлегендә гражданнарның билгесез югалу очракларын, ул очракта үзеңне ничек тотарга, табигый мохиттә яшәү, ориентлашу, төнгә калырга туры килгәндә нишләргә, утны ничек булдырырга, ашау-эчү юнәлтү, авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, үзеңнең кайда икәнеңне башкаларга ничек сиздерергә икәнлеген аңлатып сөйләде. Әңгәмә барышында сораулар ярдәмендә яшьләрнең фикерләрен ачыклап, төрле ситуацияләрне бергәләп чиштек. Һәр ел фасылының үз куркыныч очрагы, хәзер бигрәк тә боз астына китүчеләр күбәю очракларын сөйләп, бозга күпме калынлыкта керергә ярый, боз калынлыгын ничек билгеләргә кирәклеген аңлатты. якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмендә кеше югалу очраклары бигрәктә арта торган чор, якыннарыгызны кайда, кем белән , ничәгә кадәр булыгызны искәртеп торырга кирәклеген искәртте.. Таныш түгел кешеләр компаниясендә алкоголь куллану нәрсәгә китерүен мисаллар ярдәмендә күзаллау бирде. Чара ахырында "Без вести пропавшие: что нужно знать, чтобы не попасть в этот список" буклетлар таратылды.