Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Билгесез солдат истәлегенә”. Хәтер сәгате

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Шекә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә 3 декабрь- Билгесез солдат көне уңаеннан “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Китапханәче укучыларны бу көннең тарихы белән таныштырып, бу сугышчыларның туганнары, аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булуын аңлатты. “Исемең -билгесез, батырлыгың -үлемсез” китап күргәзмәсе аша бу елларның авыр хәтирәләренә күзаллау оештырылды. "Арча хәбәрләре" газетасыннан, әлесе вакытта да хәбәрсез югалганнарны эзләү эше барганын искәртеп, яңа исемлекне карадык.
Чара ахырында авылыбызда Бөек Ватан сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салып, Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны бер минут белән искә алдык. .