Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әдәбиятта Ана образы" китап күргәзмәсе.

Һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә. Без гомер буе әниләргә рәхмәтлебез. Шуңа күрә дә әдәбиятта әниләргә багышланган әсәрләр бик күп.Китапханәбездә "Әдбиятта Ана образы" күргәзмәсе эшли, анда ана хакы, ана рәнҗеше, ата-ана алдында бурыч турында яктыртылган әсәрләр урын алган. Аларда сурәтләнгән әниләрнең кайберсе бәхетле , кайберсе – бәхетсез, һәрберсе үзенчәлекле.Мондый әсәрләр күп иҗат ителәләр. Бу тема мәңгелек. Күргәзмә 20.11.20-30.11.20 көннәрендә эшли. Рәхим итегез!