Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яшәү өчен моны белу кирәк!"

Көзге каникул балаларның зур түземсезлек белән көтеп алган яллары. Һәр каникул саен мәдәният учаклары, балаларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру өчен төрле чаралар уздыра. Бүген без китапханәдә 1-6 сыйныф укучылары өчен куркынычсыз каникул "Яшәү өчен моны белу кирәк!" дип исемләнгән әңгәмә- уен кичәсе оештырдык. Кичәнең максаты: балаларда гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру. Кичә сюрприздан башланды. Урманнан килгән кунак Убырлы, балаларның ялын бозарга теләп, аларны үзенең әкият илендәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүче геройлары белән таныштырырга теләде. Укучылар тиз арада Убырлыга ул геройларның хаталарын аңлаттылар , Убырлы алып килгән юл билгеләренең ни өчен мөһимлеген, нәрсә аңлатканын аңлатып бирделәр. Китапханәче экстремаль хәлләрдә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп , куркынычсызлык кагыйдәләре турында мультфильм карадык, "Һәр җирдә һәм һәрвакыт сак бул!" күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Убырлы да китәргә ашыкмады, балалар белән "Светофор", " "Ярый-ярамый" һәм башка кызыклы уеннар уйнады. Укучыларга "Көзге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" - буклетлар бирелде.