Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Ил тарихының кара битләре"

30 октябрь- илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, китапханәсендә «Ил тарихының кара битләре" исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бу кичәдә китапханәче "Үкенечле ачы сагыш китергән язмышлар" китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында мәгълүмат бирде. Сәяси репрессия корбаннарының “Хәтер китабы” белән таныштырып корбаннарның исемлеген карадык,
шул давыллы елларны яктырткан әсәрләр турында фикер алышып, чара ахырында мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдык