Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Мин кулыма китап алам"

Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул киләчәктә дә аның якын дусты булып кала.
Шул максаттан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән кичә үткәрелде/ Китапханәче китапханә турында мавыктыргыч әкият сөйләде һәм балаларда кызыксыну уятты. Иллюстрацияле китаплар караганнан соң, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык. Балалар бик теләп төрле формадагы китаплар,балалар өчен журналлар карадылар.