Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Нигмәтъкә бай-алтын көз". Көз бәйрәме.

Искиткеч матур вакыт- алтын көз җитте. Ул кар һәм салкын кыш алдыннан һәркемгә үзенең соңгы җылы көннәрен, гаҗәеп матур мизгелләрен, көзге чәчәкләрнең искиткеч матурлыгын, бераз гына монсулыгын һәм шул ук вакытта шатлыклы кәеф бүләк итә. Шушы матур көндә китарханәбезгә Көз кызы кунакка килде. Көз кызы башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар янында кунакта булды, дәресләр беткәч башлангыч сыйныф укучылары белән күңел ачты. Балаларны могҗизага бай Көз уйнатты да биетте дә.
Көз кызының табышмакларын чишеп, яшелчәләрне күзне каплаган хәлдә тотып карап танып, Көз кызы белән яшелчәләрне "җыеп" та кайттылар. "Кояш белән яңгыр" ны чакырып уйнадылар. Ярышып алма җыйдылар, көз кызына шигырьләрен бүләк иттеләр.
Балаларның елмаюлы һәм шатлыклы йөзләренә карап, аларга күңелле һәм йөрәкләрендә уңай эмоцияләр уятуы аңлашыла иде. Көз балалар күңелендә шатлыклы хәтирәләр калдырды.