Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Хайваннарны саклагыз һәм яратыгыз" викторина

Бөтендөнья хайваннар көне уңаеннан, 1-4 сыйныф укучылары өчен "Хайваннарны саклагыз һәм яратыгыз"дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде, аннан соң балалар викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар. Балалар төрле уен биремнәрен үтәделәр, дүрт аяклы дуслар турында табышмакларга актив җавап бирделәр."Хайваннар турында әкиятләр" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, Бу уен балаларга планетабызның хайваннар дөньясы гадәтләре, нормалары һәм яшәү рәвеше белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде