Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Эх яшьлеккә кайтып килсәң иде..."

Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәме.Бу бәйрәм уңаеннан авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Авылның өлкән кешеләрен котлау өчен , авылыбыз "сандугачы" Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина да кайткан иде. Китапханәче матур шигырьләр укыды. Матур җырлар, биюләр башкарылды. Гөлзада Сафиуллина  олылар өчен дә, балалар өчен дә җырлады. Ул балаларны өлкән яшьтәге кешеләргә карата игелекле һәм ихтирамлы булырга чакырды. Өлкәннәр яшьлек елларын искә алдылар, биеделәр, җырладылар.. Кичә бик күңелле, онытылмас хатирәләр калдырды.