Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әкиятче Алиш". Викторина

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру, әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дуслык хисе тәрбияләү А. Алиш иҗатын кабатлау максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятче Алиш"дигән темага викторина узды. Кичә ике команда арасында ярышлар формасында үтте. "Абдулла Алиш-әкиятче дә, батыр да" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Балаларны сугыш чорында  иҗат иткән әсәрләре  белән таныштырдык. Таныш әкиятләрнең эчтәлеген сөйләп, "Син дәвам ит"уенын оештырдык.