Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

#Мәрхәмәтле Татарстан акциясе

Акциягә кушылып “Мәрхәмәтлелек бизи кешене” темасына башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырдык. Укучыларга нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлап, үзләренең әхлак юнәлешләрен билгеләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә , өлкәннәргә игътибарлы булырга өйрәттек. Акциягә кушылырга, булдыра алганча игелекле эшләр эшләргә чакырдык, китаплар ремонтладык. “Мәрхәмәтле җир” дип аталган чарада авылыбызның үзәк урамыннан чүп-чарлар җыйдык, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск янын чистарттык.күмәк хуҗалыкка урып-җыю чорында ярдәм иттек. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә , табыннарыбызны икмәкле итүдә, тиз арада югалтуларсыз җыеп алуда өлеше бик зур.