Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Терроризмга- юк дип әйтик"

Һәр ел саен 3 -сентябрь илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Шекә башлангыч мәктәбе укучылары белән " Терроризмга- юк дип әйтик" темасына мәгълүмат сәгате уздырдык. Чара барышында укучыларга терроризмның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә каршы килүен искәрттек. Теракт корбаны булмау, булган очракта нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеген, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә икәнен аңлаттык. "Трагедия Беслана" дигән презентация карап тулы күзаллау булдырдык.