Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Онлайн фотокүзәтү "Син минем гомерлек юлдашым"

Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.  Бу бәйрәм алдыннан, 1-8 июльдә  http://www.instagram.com/gulshatlokmanova/  битендә "Син минем гомерлек юлдашым" дип исемләнгән  онлайн фотокүзәтү оештырылды. Фотокүзәтүдә  безнең авылдан 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән 9 гаилә катнашты. Фото күзәтүдә  бу өлкән яшьтәге парларны бик күп еллардан соң  күрү һәм аларның бүгенге көндәге тормышлары турында мәгълүмат алу барлык кешегә кызыклы булды.  .Шундый кызыклы фото күзәтү өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. .