Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Наркотикларны түгел, ә спортны сайлыйбыз "

26 июнь көнне укучылар белән «Наркотиклар түгел, ә спортны сайлыйбыз»дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар үзләренең рәсемнәрен анализлап күрсәттеләр. Алар рәсемнәрдә наркотикларга карата тискәре карашларын, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка карата үз карашларын тасвирладылар. Шулай ук «Начар яки яхшы " уенын да оештырдык. Барлык укучылар да сәламәтлек-кешенең төп байлыгы, дигән фикердә бердәм булдылар. Аны сакларга һәм ныгытырга, үз сәламәтлегеңә зыян китермәскә тырышырга кирәклеген аңлыйлар.