Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

6 июнь Россиядә Пушкин көне

Россиядә ел саен 6 июньдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә 1 нче июньнән "Тылсымлы Пушкин илендә"дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәгә килгәч, һәр укучы Пушкин китабын кулына ала һәм аның әсәрләрен искә ала алды. Китап укучылар өчен китапханәче битендә https://vk.com/id178493041 и https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ Пушкин тормышы турында видеоролик тәкъдим ителде.(283 карау) Шулай ук китапханәбезнең укучылары Самат Хәбибрахманов (5 яшь)(270 карау) һәм Аня Спиридонова (8 сыйныф)(379 карау) "Пушкинны укыйбыз"шигырь флешмобына кушылдылар.