Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Милли ризык-табыныбыз күрке"

ТАССР ның 100еллыгы елында,Шекә авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары , #өйдәкал режимы көннәрендә , "Милли ризык табыныбыз күрке" темасы  буенча эшләде. Без ватсапп челтәрендә аралашып татар милли ризыкларын , аларның үзенчәлекләрен барладык. Һәрберебез үзе яратып пешергән татар милли ризыгын пешереп бер-беребезгә тәкъдим иттек, кирәк кешеләргә рецептлар белән бүлештек. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Бер үк төрле ризыклар төрле- төрле рецептлар буенча әзерләнә, үзенчәлекле ризыклар барлыкка килә. Алар барысы да милли ашларның кулланылышын арттырырга ярдәм итәләр. Безнең теманың актуальлелеге дә шунда иде. Оешмага йөрүче 15 хатын-кыз да актив катнашты. 19 төрле ризык тәкъдим ителде. Эшебезне видеоролик итеп туплап, инстаграм, контакт челтәре аша халыкка тәкъдим иттек