Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Пар канатлар"

ТАССРның 100 еллыгы юбилей елында, гаилә көне уңаеннан, Шекә авыл китапханәсе юбилейларын билгеләп үтүче һәм яшь буын өчен үрнәк гаилә булып торучы гаиләләрне котлады. Гарәфетдин һәм Нурия Низамовлар-60 ел, Нурислам һәм Язилә Сафиннар-50 ел, Батдин һәм Нәкыя Хәкимовлар-45 ел, Рифат һәм Рәсимә Ризвановлар, Рәфкать һәм Халидә Кавиевлар-35 ел, Рафил һәм Руфинә Бариевлар, Ленар һәм Гөлшат Баһаветдиновлар-30 ел, Вахит һәм Тәслимә Сабитовлар-25 ел бергә гомер итәләр.Барлык гаиләләргә тигез, тыныч тормыш телибез.