Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Һәрвакыт булсын кояш"

3 майда Халыкара Кояш көне билгеләп үтелә.
Кояш көне-планетаның барлык халкына кояш нурланышының кыйммәтен һәм кирәклеген аңлатуга юнәлдерелгән бәйрәм. Кояш көне уңаеннан, без, кече яшьтәге китап укучылар белән, «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән рәсем сәгате оештырдык . Барлыгы 15 бала катнашты. Видеоролик рәвешендәге эшләр Instagram да тәкъдим ителде . Барлыгы 151 карау җыелды.