"Тукай әсәрләренә ияреп..."
Шекә авыл китапханәсе кече яшьтәге укучылары арасында "Тукай әкиятләренә ияреп..." темасына рәсемнәр ясауны оештырды. Г.Тукайның иҗади мирасы бәяләп бетергесез байлык. Аның әсәрләре буенча ясалган балаларыбыз рәсемнәре дә шул хакта сөйли. Рәсемнәрнең һәрберсе күргәзмә күрке булырлык. Барлыгы 10 укучым катнашты. Барлык эшләрне инстаграм челтәре аша видеоролик итеп ясап урнаштырдык . 174 карау җыелды.