Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китаплар дусларын җыя"

 #өйдәкал режимы көннәрендә Шекә авыл китапханәсе үзенең укучыларын “Китап дусларын җыя” акциясенә кушылып, өй китапханәсендә булган китапларны барларга, көндәлек мәтбугат белән танышырга, китапханәдән алган китапларны укырга иркен вакыт булуын искәртеп әдәби марафонга кушылырга чакырды. Шул мизгелләрне фотога төшереп җибәрергә кушылды. Авылыбыздан әлеге әдәби марафонга 46 укучы катнашты. Аларны халыкка үрнәк итеп , шул фотолардан видеоролик ясалды һәм инстаграм , контакт челтәрләренә куелды. Китап укчыларыма бу әдәби марафонда катнашу бик ошады.   313 карау җыелды.