Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукай әсәрләренә сәяхәт" Викторина

  • 26-27 апрель, Шекә авыл китапханәсе үзенең кече яшьтәге укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 134 еллыгы хөрмәтенә , WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре аша "Тукай әсәрләренә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Викторинага 5 яшьтән-9яшькәчә 21 бала катнашты. Балаларның әниләренә WhatsApp аша, бала белән уен-викторинага үзләренә уңайлы вакытта катнашырга чакырып хат юлланды.Тукай әсәрләре буенча балаларыбызның белемен тикшереп карыйсы килү максаты әйтелде. Әти-әниләр, балалар бик теләп кушылды. Җавапларны үзе яза белгән бала язып, яза белмәгәне тавыш белән яздырып җибәрделәр. Балаларга аралашу бик ошады, ахырдан истәлек өчен бер фото җибәрүләрен сорадым. Балалар Тукай әсәрләрен яраталар, үз яшьләренә туры килгән әсәрләрне беләләр дигән фикергә килдем. Кайсы әсәр турында белеме җитеп бетми, ул шигырьләрне, балаларга укырга тәкъдим иттем.