"Космос турында без нәрсә беләбез?" Викторина
Шекә авыл китапханәсе #өйдәкал режимын саклап 12 апрель көнне кече яшьтәге укучылары белән “Космос турында без нәрсә беләбез?” темасына WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре аша башлангыч сыйныф укучылары өчен викторина уздырды. Укучыларга WhatsApp аша викторинага катнашырга чакырып хат юлланды. Балаларның һәрберсенә “Большой сборник о космосе” темасына видеоролик карарга тәкъдим ителде. Аннары үзләренә уңай вакытта WhatsApp аша викторина сорауларына җавап бирергә чакырдым. . Викторина 10 сораудан торды. Барлыгы 10 бала катнашты. Катнашучыларга бик ошады.