Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Татарстан елгалары буйлап. Уен-викторина

2016 ел – Татарстанда Су саклау зоналары елы уңаеннан, 28 октябрь көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Татарстан елгалары буйлап” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Максаты: Татарстандагы елгалар белән танышу, алар турында мәгълүмат бирү. Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү. Елгаларны, чишмәләрне сакларга, аларны чистартырга, әйләнә - тирә мохитне сакларга, пычратмаска,сак караш тәрбияләү.

   Кичәдә Татарстанда булган елгалар, күлләр, чишмәләр турында сөйләнде, алар турында шигырьләр укылды, викторина уйнатылды, Татарстан елгалары буенча “сәяхәт” ителде.