Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сихерче кыз. Язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь

   Яраткан язучыбыз - күп китаплар авторы, халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдиновага 20 октябрьдә 60 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәгә “Сихерче кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып,укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Күргәзмәгә күзәтү ясаганда, “Мәдәни җомга”газетасында “Көчле шәхес” исеме белән чыккан мәкаләдәге  “Сөйлим, тыңла...” китабы чыгуы турында да әйтеп үтелде.