Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"ТАССР га 100 ел"

Китапханәбездә  5-6 сыйныф укучылары  белән "ТАССР га 100 ел" темасына викторина узды. Укучылар ике командага бүленеп Татарстан турындагы белемнәрен барладылар. Чара башында китапханәче укучыларның белемнәрен сораулар ярдәмендә тикшереп, Туган ил төшенчәсен ничек аңлыйсыз?-, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Татарстан туган илем темасына дүртюллык шигырь иҗат итәргә тәкъдим ителде. Татарстаннын тарихи һәм истәлекле урыннарын  фотолардан  карап "Кем күбрәк белә" , туган ил турындагы мәкальләрне искә төшереа " Булсаң зирәк, әйт тизрәк" уенында ярыштылар. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе, туган як турындагы көйләрне тыңлатып "Көйне таны" бәйгесе тәкъдим итте. Чара кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык күңелле узды.