Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз"

Шекә авыл клубында китапханә белән берлектә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап  Октябрь, Свердлов, Коммуна урамы үзешчәннәре катнашында “Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. Татарстанда- ТАССР ның 100 еллыгы елы, Россиядә –Хәтер һәм дан елы  уңаеннан  зур хөрмәткә лаек каһарман хатын-кызлар –  тыл ветераннары Асия апа Шәйхиева, Бәдәр апа Асадуллина, Галия апа Закирова, Рәйсә апа Аухадиева, Хәсәнә апа Кашапова ларга шушы матур бәйрәм көнендә “Бөек Җиңүгә  75 ел” юбилей медальләре тапшырылуын хәбәр итеп , фидакарь хезмәтләре,  республикабызны данга күмгән  барлык  хатын-кызны  бәйрәм  белән котлаудан башланды чара.

 Шигырьләр, җырлар белән беррәттән, авыл халкына кызыклы мәзәкләр, төрле милләт биюләре, баритон уен коралында кунак егетләрнең чыгышлары тәкъдим ителде. Авыл халкы бәйрәм кичәсеннән бик канәгать булды.