Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Мин китап укыйм" әдәби марафон.

Башлангыч сыйныф укучыларының китапханәгә , китап укуга кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган "Мин китап укыйм" әдәби марафонының кыш айлары этабына йомгак ясап китапханә дәресе узды. Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе икәнен искәртеп кыш айларында иң күп китап укучыларны котладык, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм яз айларында да әдәби китап укуны дәвам итәргә, әдәби марафоннан тошеп калмаска чакырдык.