Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«В мире Федора Абрамова» китап күргәзмәсе.

2020 елның 29 февралендә талантлы рус язучысы, публицист, әдәбият белгече Федор Абрамовның тууына 100 ел тула. Безнең авыл китапханәсендә күренекле рус язучысы юбилеена аның  тормышына һәм иҗатына багышланган «В мире Федора Абрамова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә Ф.Абрамов тормышындагы фактлар белән таныштырачак, аның иҗатының үзенчәлекле якларын ачачак, әдәби мирасның байлыгын, безнең көннәрдә аның актуальлеген күрсәтәчәк. Күргәзмә янында һәр китап укучы белән язучының иҗаты турында әңгәмәләр уздырып , күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән басмаларга күзәтү үткәрелә . Күргәзмә 28 февральдән 5 мартка кадәр эшли. Рәхим итегез!