Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без бит Арча яклары"

2020 ел- Арча районы оешуга 90 ел хөрмәтенә Шекә авыл клубында “Без бит Арча яклары” дип исемләнгән үзешчәннәр концерты узды. Китапханәче тамашачыларны “Бөек Тукай Ватаны син, Арча! “ китап күргәзмәсе белән таныштырды. Районыбызның данлыклы шәхесләре, истәлекле урыннары, Бөек Ватан сугышы батырлары, авыллары турындагы китапларны һәр тамашачы кызыксынып күзәтте.  Әлеге чарада  районыбызның яшь җырчылары  һәм биючеләре  катнашты. Концерт программасы бик бай эчтәлекле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.