Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Төбәкара акция «Без синең оныкларың, Җиңү»

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан   «Без синең оныкларың, Җиңү» Төбәкара акциясенә кушылып, китапханәбездә “Якташларыбыз батырлыгы белән дан тота” мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырылды. Ул җир йөзендә безнең өчен тынычлык яулап көрәшкән кешеләр һәм сугыш елы вакыйгалары турында тагын бер кат искә төшерү, патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннарына мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укучылар Арча  районының кыю сугышчылары, аларның батырлыгы, даны һәм Ватан өчен кылган каһарманлыклары турында белде. Бөек Ватан сугышы елларында , безнең якташларыбыз:  Сафин Нәкыйп Сафиевич, Соколов Леонид Михайлович, Сафиуллин Гани Беккинович, Салихов Гатаулла Салихович, Ежков Валентин Федорович та   югары дәрәҗәдәге хәрби бүләкләр ала, шул исәптән Советлар Союзы Герое йолдызларына да лаек булалар.

Шулай ук укучыларны Хәтер китабы белән таныштырдык. “Хәтер китабы-ул яу кырыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарыбызның исемнәрен. мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалганнар, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган. Халык хәтере – мәңгелек. Анда халкыбыз горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе. Әрнү – чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кирк кайтара алмыйбыз. Без шушы тыныч рәхәт тормышта яшәвебезгә, аларга рәхмәтле булырга, аларны онытмаска тиешбез”-дип сөйләде китапханәче.

Чара ахырында китапханәче укучыларны “Дети –герои Великой Отечественной войны” китабы белән таныштырып,

Бөек Ватан сугышы елларында балаларның героик батырлыгы турында хикәяләрне укыды.