Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

X Дөньякүләм "Әдәби марафон"

21 февраль көнне, Туган тел көнендә, китапханәче Локманова Г. Х Казан шәһәрендә үткәрелгән Х Бөтендөнья әдәби марафонының  финал тантанасында катнашты. Әдәби марафон кешеләрдә уку һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Тантанага күп кенә язучылар һәм 1080 нән артык әдәби марафончы чакырылган иде. Рәхмәт сүзләре белән бергә язучылар да туган телебезгә кагылышлы фикерләрен һәм киңәшләрен әйттеләр. Әдәби марафончы итеп , бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар санын арттыру өстендә эшләргә чакырдылар. Татар теле татар китапларын  укучылар  булганда яшәячәк. Туган тел көнендә үткәрелгән бу чара туган телебез белән горурланырга мөмкин булуын тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирде.