Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Туган телем-Татар теле. Мәгълүмат көне

Ел саен, 21 февральдә, без Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бу көн, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлтелгән. Һәм бу бүгенгесе көндә бик мөһим һәм актуаль проблема.

Шул уңайдан, 20 февраль көнне, 10: 00 сәгатьтә, китапханәгә Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Татар теле - Анам теле»дип исемләнгән мәгълүмат сәгатенә чакырдык. Чара кече яшьтән үк балаларда туган телгә мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара «Туган тел» җыры белән башланып китте. Балалар китапханәче белән берлектә "Туган тел" төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Бергәләп татар халык ашларын, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен, мәкальләрен, әкиятләрен  искә төшерделәр. Татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар.

Туган як, татар теле, Татар халкының көнкүреше турында белемнәрне ныгыту, үз милләтең өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 13: 00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.Алар белән «Туган телем-Татар теле " интеллектуаль уены үткәрелде. Китапханәче балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Туган телем-татар теле " китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Балаларны сүзлекләр белән таныштырды, ни өчен бездә ике дәүләт теле: рус һәм татар теле турында фикер алыштылар. Кайбер сүзләрнең татар теленә тәрҗемәсен сүзлекләр аша ачыкладылар. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, төрле өлкәләрдә туган телне ни дәрәҗәдә белүләрен  биремнәр аша тикшерә алдылар. Уенны түгәрәкләп, барысы бергә “Туган тел” җырын  башкардылар.