Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Беркем дә, берни дә онытылмый" китап күргәзмәсен тәкъдим итү.

Шекә авыл клубында,  ТАССР ның 100 еллыгы хөрмәтенә , Ворошилов  урамны  үзешчәннәре белән  “Хәерле кич дуслар” дип исемләнгән урам концерты оештырдык. Концертка халык бик күп җыелган иде, китапханәче Локманова Г.Х. концерт алдыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Беркем дә, берни дә онытылмый” күргәзмәсе белән таныштырды. Районыбызның 90 еллык юбилей елында үзебезнең район Советлар Союзы геройларын барлап зур ихтирам белән, горурланып  искә алды. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша  Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакырды.