Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Халкыбыз каһарманы”

15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә кече яшьтәге китап сөючеләр белән   “Халкыбыз каһарманы” исемле шигырь  кичәсе уздырдык. .Китапханәче  М. Җәлилнең балачагы, үсмер вакыты турында кыскача  сөйләде,  аның тормыш мизгелләре белән таныштырды. . Сугыш вакытында төрмәдә иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре” балаларга зур кызыксыну уятты. “Халкыбыз каһарманы”  күргәзмәсендәге китаплардан башлангыч сыйныф укучылары Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, балалар бакчасы балалары. Ф. Әхмәтов коенә М Җәлил сүзләренә язылган  “Сәгать” җырын җырладылар. Туган иленә тугырылыклы,  герой шагыйрьнең  әсәрләре  балаларда ,  аның батырлыгына соклану уятты.