Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Авыл җирлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы

14 февраль Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный” күмәк хуҗалыгының 2019 ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясап, отчет сайлау җыелышы узды. Без китапханәчеләр ТАССР ның 100 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ясалган күргәзмәләребезне районыбыз башлыгы Илшат Нуриевка, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ренат Гатиятовка һәм шушы җирлек халкына тәкъдим иттек. Район башлыгы , җыелган кешеләр күргәзмәләрне бик кызыксынып карадылар һәм бай эчтәлекле булганы өчен югары бәяләделәр.