Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Үткәннәрне барлап-киләчәккә карап, Мәңге яшә Илдус авылы»

ТАССР ның 100 еллыгы , Арча районының 90 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей елында “Үткәннәрне барлап-киләчәккә карап, Мәңге яшә Илдус авылы” темасына , күчмә китапханәбез булган Илдус авылының 100 еллык тарихын, авыл үзешчәннәренең концерт программасын Шушмабаш авылы халкына тәкъдим иттек. Китапханәче Локманова Г.Х. презинтация ярдәмендә Илдус авылы тарихы турында мәглүмат бирде. Авыл тарихы ул – кешеләр һәм аларның гыйбрәтле дә, соклангыч та язмышлары. Залда утырган һәр тамашачы авыл тарихын бик кызыксынып тыңлады, зур авырлыклар аша да, авылны саклау нияте белән яшәүче Илдуслыларны аякүрә басып алкышладылар.