Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“ТАССР ничек төзелгән?”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Шул уңайдан китапханәбез күп кенә чаралар уздыра. Чираттагы чарада  башлангыч сыйныф укучылары белән “ТАССР ничек төзелгән?” темасына белешмә сәгате уздырдык, укучыларга ТАССР тарихы турында , “Гасырлар авазына колак салып” китап күргәзмәсе тәкъдим итеп мәгълүмат бирдек. “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” уены аша укучыларның белемнәрен барладык. Татар халык уеннары уйнап, укучылар белән күңелле ял иттек.