Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне.Бәйрәм кичәсе.

   Максаты: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану, гаиләдә әбиләр-бабайлар тәрбиясенең әһәмиятен ачу,олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.

   Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан, 6 октябрь көнне китапханә, клуб белән берлектә өлкәннәребезне кичәгә чакырдык. Бәйрәм кичәсе  чәй өстәле артында җыр - бию, нәфис сүзләр белән  үрелеп барды. Өлкәннәребезгә төрле кызыклы сораулар бирелеп, мәкальләр, табыш- маклар әйтешеп, викторина сорауларына җаваплар таптылар,төрле уеннар уйнатылды.Алар үзләре дә битараф булмыйча, җыр-биюләргә кушылып, нәфис сүзләр сөйләп, матур теләкләрен җиткереп, күңелле итеп утырдылар.Үткәргән кичә өчен  рәхмәтләрен әйтеп, риза булып, тагын да шулай гел очрашып торырга язсын дип таралыштылар.

     Әйе, өлкәннәргә матди ярдәм дә, якты йөз, тәмле сүз дә бик кирәк. Әйдәгез, аларны күңел җылысыннан мәхрүм итмик, мәрхәмәтле булыйк!