Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Белгәннәрдән өйрәник» . Мастер класс

Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләү  бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Хәзер бик рәхәт, җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да  үз кулларың белән,  күңел җылысы  биреп эшләгән кул эшләре, татар хатын кызының уңганлыгын күрсәтә. Бүген без китапханәбездә  “Белгәннәрдән өйрәник” дип исемләнгән, башмак тегү буенча  мастер класска җыелдык.Китапханәче “Мең дә бер киңәш” күргәзмәсе тәкъдим итеп, Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык турында татар халык мәкалләре белән таныштырды.  Мастер классны авылыбызның оста куллы тегүчесе Кәримә Хакимҗанова алып барды.Башмак өчен өлгеләр тәкъдим итеп, нинди материал сайларга, ничек кисәргә,  каян тегә башларга һәммәсен аңлатып, эш алымнарын күрсәтте . Авыл хатын-кызлары өчен кирәкле, файдалы эш өйрәтүегез  өчен бик зур рәхмәт Сезгә Кәримә апа. Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләү  бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Хәзер бик рәхәт, җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да  үз кулларың белән,  күңел җылысы  биреп эшләгән кул эшләре, татар хатын кызының уңганлыгын күрсәтә. Бүген без китапханәбездә  “Белгәннәрдән өйрәник” дип исемләнгән, башмак тегү буенча  мастер класска җыелдык.Китапханәче “Мең дә бер киңәш” күргәзмәсе тәкъдим итеп, Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык турында татар халык мәкалләре белән таныштырды.  Мастер классны авылыбызның оста куллы тегүчесе Кәримә Хакимҗанова алып барды.Башмак өчен өлгеләр тәкъдим итеп, нинди материал сайларга, ничек кисәргә,  каян тегә башларга һәммәсен аңлатып, эш алымнарын күрсәтте . Авыл хатын-кызлары өчен кирәкле, файдалы эш өйрәтүегез  өчен бик зур рәхмәт Сезгә Кәримә апа.