Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Үткәннәрне барлап- киләчәккә карап, мәңге яшә-туган авылым”

2020 ел-Татарстанда  “ТАССРның 100 еллыгы елы”, Россиядә “Хәтер һәм дан елы” дип игълан ителде. Шушы юбилей елында безнең дә ут күршеләребез, Илдус авылына  нигез салынганга 100 ел тула икән. 100 ел – тарих өчен күп вакыт түгел. Әмма хәләл көче белән дөнья көткән җир кешеләре өчен         мизгелләрнең – көнгә, көннәрнең – елларга тиң чаклары да күп булгандыр. Шул уңайдан без Илдуслылар белән «Үткәннәрне барлап- киләчәккә карап, мәңге яшә-туган авылым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә оештырдык. Кичә башында китапханәче Локманова Г.Х. ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан “Гасырлар авазына колак салып” китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм “Үткәннәрне барлап-киләчәккә  карап” стенды аша Илдус авылы тарихы белән кыскача таныштырды, истәлекләре белән уртаклашты. Соңыннан Илдус авылының үзешчәннәре чыгыш ясады. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.